слова песни Elvin Grey - Ирлэр

1. Ир-ат чоры яшькә бәйле түгел
Ак чәч белән бәя бирелми.
Ил язмышы иңнәреңдә икән
Яшь һәм картка ирләр буленми.

Кушымта:
Ир-егетнең яше мөһим түгел,
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән,
Еллар гына картлык өстәми.

2.Иярләгән атлар һәр ир атның
Күңелендә ята тугач та.
Ышанычлы кеше булып була
Малай чакта, бабай булгач та.

Кушымта: шул ук.

3. Имендей нык, кыя таштай каты
Булсалар да ирләр тормышта,
Бар дөньяны җылытырлык хисне
Йөретә алар җанда тумыштан

Кушымта: шул ук.

Elvin Grey: слова других песен исполнителя